

Кадерле тормыш иптәшем, әтием, картәтием
ГАБДРӘФЫЙКОВ
ЗӨЛФӘР
КӘШБИ УЛЫН
матур юбилее – 60 яше белән чын
күңелдән тәбриклибез!
Газиз кешебез, шундый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз!
Кадерлебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме - алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән
үтәргә насыйп булсын!
Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп гомер итәргә язсын!
Син бит безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, мәңге картайма,
Иң кадерле якын кешебез.
Сабыр да син, гади, кешелекле,
Кылганнарың бары игелек.
Сәламәтлек юлдаш булсын сиңа,
Бәхеткәең булсын гомерлек!
Сине яратып, тормыш иптәшең Лилия, кызың Ләйсән, оныгың Элиза.







