+24 °С
Ясно
Антитеррор
Все новости
ПОЗДРАВЛЯЕМ!
18 Марта 2022, 15:13

Никах көне белән!

Кадерле балалар АХУНОВ ВИЛДАН һәм ШӘЙДУЛЛИНА РУМИЯ!

Никах көне белән!
Никах көне белән!
Яңа тормышка аяк басуыгыз, никахыгыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
Бүген сез иң зур хыялыгызны тормышка ашырдыгыз: бары тик саф мәхәббәттән торган яңа гаилә төзедегез! Татулыкта, тигезлектә бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп, беренче хисләрегезне гомерлеккә саклап яшәвегезне телибез. Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын, һәр туар таңнар сезгә бәхет, шатлык алып килсен!
Парлы типсен мәңге йөрәгегез,
Мәхәббәтнең ике кояшы.
Кояш кебек түп-түгәрәк булсын
Бәхетегез - гомер юлдашы.
Кушылып үскән куш каеннар кебек,
Бергә үтсен тормыш юлыгыз.
Зәңгәр күлдә пар аккоштай,
Бәхет күлләрендә йөзегез.
Яшәгез матур пар булып,
Икегез бер җан булып.
Күршеләргә үрнәк гаилә,
Дуслар өчен дан булып!
Иң изге теләкләр белән әти-әниегез, абыегыз Фидан, Надежда,  Даниэль.
Тактагул, Новочеркасск, Ростов өлкәсе.
Автор:Лилия Каменева   
Читайте нас: