+26 °С
Облачно
Антитеррор
Все новости
ПОЗДРАВЛЯЕМ!
2 Июля 2021, 14:32

С прекрасным 55-летием!

ГАБДРАФИКОВУ ЗУЛЬФИЮ ГАБИТЬЯНОВНУ тепло и сердечно поздравляют родные

Кадерле кызым,
сөекле туганыбыз
ГАБРӘФЫЙКОВА
ЗӨЛФИЯ ГАБИТҖАН КЫЗЫН
гомер бәйрәме - 55 яше белән чын күңелдән котлыйбыз!
Зөлфәт кияү белән гомер юлын матур итеп тигезлектә үтәргә язсын. Улларыңның игелеген күреп, оныкларыңны сөеп үстерешеп, кода-кодагыйларың, туганнарың белән бергә-бергә сау-сәламәт булып яшәргә язсын.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Нурлы булсын синең күңелең.
Сәламәт бул, ак бәхетләр белән
Гел шатлыкта үтсен һәр көнең.
Дөньядагы барлык яхшылыктан
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына!
Әниең Зәлия, апаң Резида, җизнәң Тәлгать, уллары-киленнәре Кашаевлар, Таюповлар гаиләсе.
Иске Балыклы, Мәскәү, Казан, Когалым.
Автор:Раушания Хисматуллина
Читайте нас: