+30 °С
Облачно
ВКMAXОК
Общество
3 Октября 2024, 15:36

Золотое перо бакалинцев

Золотое перо бакалинцевЗолотое перо бакалинцев
Золотое перо бакалинцев

Яшь көенчә килә каласы

Чү...мине дә "картлар" көне белән

Котлый башладылар түгелме?!

Гел көтмәгән идем мин картлыкны -

Кайчан килгән әле, бүгенме?

 

Әллә кайда, бик еракта иде -

Бүген тора ишек төбендә.

Каршылыклы уйлар уйнап алды,

Мыштым гына күңел күгендә.

 

Уйламаган идем, болай бик тиз

Килер диер миңа ол(ы)гаю;

Матур көзгеләрдән беркөн төбәп

Карап торыр диеп "карт"аю.

 

Тормыш миңа буразналар сызган,

Көмешләрен сипкән чәчләргә.

Чаптыр аттай чабып кына үткән

Яшь чакларны кертә төшләргә.

 

Сөю - сәгадәт бакчасының күптән

Татлы җимешләре өлгергән.

Оныкларым инде әллә ничәү,

Тирә - юнем ямьләп йөгергән.

 

Кинәт кенә олыгаю килеп,

Баскач бүген ишек төбемә,

Елмайдым да, чын күңелдән әйттем,

Үтә тор, дип, өем түренә.

 

Йөрәк кенә каршы...чәнчеп куйды...

Яшь көенчә килә каласы.

Элеккечә килә янасы...их...

Табышмак бу адәм баласы...

 

Нәфисә Мирзаханова.
01.10.2024 ел

Фото: Нафиса Мирзаханова

Читайте нас