Кадерле әниебез, картәниебез
Мәрданова
Фәйрүзә Хәкимулла кызын
матур юбилее - 60 яше белән ихлас һәм кайнар котлыйбыз!
Сиңа бәхет-шатлыклар, күңел тынычлыгы, ныклы сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, ачык күңелле булып кал. Алдагы гомер юлыңда да балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның ихтирамын, игелеген тоеп, тыныч тормышта озын-озак гомер итәргә насыйп булсын! Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт, кадерлебез!
Кояш җылысына җыелгандай
Кайтабыз, әни, синең яныңа.
Тормыш ямен, матурлыгын тоеп,
Яшә, кадерлебез, яшә тагын да.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын калган гомергә.
Күңелләрне җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә!
Сине яратып, балаларың
Марат-Зөлфия, Рамил-Диләфрүз,
Ләйсән-Леонид,
оныкларың Зарина, Ралина,
Ландыш, Динар, Элла.
Бакалы, Октябрьский.







