

50 ел бергә тормыш сукмагыннан атлау аз гомер түгел. Тормышның бит аның төрле вакыты бар.
Үткәннәре гыйбрәтле, бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле булган хөрмәтле авылдашларыбыз
ЯНГИРОВЛАР
ГӘЛИКӘРӘМ ХӘЙДӘР УЛЫ
һәм
КӘДРИЯ САФУАН КЫЗЫНЫҢ
бергә тормыш корып яшәүләренә 50 ел!
Сезне чын күңелдән алтын туегыз белән тәбрик итәбез! Сез эшчән, киң күңелле, туган җанлы, бала - оныкларыгызның яраткан картәтисе - картәнисе дә әле. Алда туар таңнарыгыз тыныч, көннәрегез якты булсын. Аллаһы Тәгалә сезгә тигезлектә, балалар-оныклар игелеген, шәфкатен күреп, куанычлы, бәрәкәтле мул тормышта сөенеп, озын - озак бергә яшәргә насыйп итсен!
Тормыш йөген бергәләшеп тарту
Ямьләндерә яшәү мәгънәсен.
Шатлыклар да, әрнеп елаулар да
Бергә кичерелгән һәммәсе...
Тагын бик күп еллар тигезлектә,
Матур парлар булып яшәгез.
Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,
Балкып торсын тормыш чәчкәгез!
Гүзәл Зәйдуллина,
Иске Корыч авыл советы авыл биләмәсе хакимияте белгече.







