+30 °С
Облачно
ВКMAXОК
Общество
1 Июля 2023, 17:47

Мостафа авылында яңа мәчет ачылды

Бүген Мостафа авылында яңа "Мостафа” мәчете ачылды. Мөселманча киенгән авылдашлар, кунаклар тантанага җыелды. Кунакларны каршы алганнан соң, И.Ә.Гыйззәтуллин бәйрәмне башлап җибәрде. Тантананы Корьәннән аятьләр укып, Илеш һәм Бакалы районнарының имам ахуны Рөстәм Әбушахмин хәзрәт дәвам итте. Илнур Әгъзәметдинович Мостафа авылының мәчетләр тарихын сөйләп узды. Кунаклар белән таныштыргач, бәйрәм тәбрикләүләр белән дәвам итте. Бакалы район хакимият башлыгы А.Г.Андреев, хөрмәтле авылдашыбыз Р.М.Каримов, Илеш һәм Бакалы районы имам ахуны Р.Әбушахмин хәзрәт, Бакалы районының имам мөхтәсибе Р.М.Хисамбиев истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

- Безне зурлап, шатлыклы вакыйганы безнең белән уртаклашырга килгәнегез өчен, бүләкләрегез өчен зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, - диде авыл мулласы Ф.С. Закиров.

Мәчеткә гарәп графиксы буенча укырга йөрүче балаларның чыгышы бәйрәмне аеруча бизәде. Тантаналы ачыш лентасын кисүне мәчетне төзүне башлап җибәрүче, игелекле эшнең җитәкчесе Р.А.Мөхәммәтҗанов, төп иганәче Ф.М.Миңнегалиев, авыл мәчетенең мулласы Ф.С. Закировка тапшырылды. Ачыш лентасын кискәннән соң намаз укылды. Намаздан соң авыл мөгәлимәсе  Р.Н.Медведева бу шатлыклы вакыйга белән котлады, бүләкләр тапшырды. Мәчеткә йөрүче хатын-кызлар мөнәҗәтләр укыдылар. Бәйрәмгә килгән авылдашлар һәм кунаклар корбан ашыннан авыз иттеләр. Аллаһы Тәгалә барыбызга да исәнлек-саулык, иман нуры насыйп итсен.

Мустафинский сельский многофункциональный клуб

 

Читайте нас