

Әнкәйләрдән үрнәк алабыз без,
Әнкәйләрдән күчә тыйнаклык.
Безгә гомер биргән Әнкәйләргә
Исән чакта һәйкәл куярлык.
Апрель ае гаиләбез өчен истәлекле, чөнки безгә яшәү өлгесе, тормыш маягы булган иң газиз кешебез, сөекле инәкәебез Хәйретдинова Гайлә Миңнехаҗи кызының күркәм юбилеен бәйрәм итәбез. Аңа 85 яшь тула. Дистәләрне дистәләргә кушып, гомер йомгакларын сүтсә дә, күңел матурлыгын саклап, җан аклыгын башкалар белән бүлешеп яши белә ул.
Инәкәебез Учтым авылында дөньяга килә. Аңа бары яшь ярым булганда, әтисе үлеп китә. Шулай итеп, тормыш авырлыкларын күп татырга, үз җилкәсендә ятимлек ачысын күтәреп, әбиебез Йөзлебикә белән барына да түзеп, йөрәкләрендә яшәүгә, бәхеткә, киләчәккә ак хыяллар белән яшәргә өйрәнергә туры килә.
Учтым авылының башлангыч мәктәбен тәмамлагач, Камышлытамак җидееллык мәктәбенә укырга килә. Инәкәебез укуга бик сәләтле була. Ул елларда балалар җәяүләп, Сөн елгасы аша чыгып йөриләр. Көзләр үтеп, кыш җитүгә укулар туктала. Укып, белем алу аның өчен ак хыяллар булып кына кала.
Бик яшьли Учтым авылында фермада эшли башлый. Буш вакытларында чигү, паласлар сугу белән мавыга. Аның кул эшләренә бүген дә карап сокланабыз, чөнки алар безнең өчен кадерле истәлек.
Җыр-моңга осталыгы авыр чакларында күңелен юата, кешеләргә дә шатлык китерә. “Бала чагымда әбиегез эштән кайтканын тәрәзә янына утырып, җырлый-җырлый көтә идем. Күрше-тирә, авылдашлар тыңлап, мине кызгана торган булганнар. Йөзлебикә, бигрәк моңлы балаң, гомерләрен бирсә ярар иде, дип теләкләр теләгәннәр. Аларның теләкләре Ходайның амин дигән чагына туры килде. Язмышыма рәхмәтлемен“, - дип куана ул.
Инәкәебез тормыш юлында әтиебезне - Камышлытамак егете Заһит Бадыйк улын очратып, гаилә коралар.
Безне кечкенәдән максатчан, тырыш, белемгә омтылучан, үзең сайлаган сукмактан алга атларга, эшкә җаваплы карарга өйрәтеп тәрбияләгәннәре өчен аларга чиксез рәхмәтлебез. Тормышта үз урыныбызны табарга, авырлыкларны җиңәргә, туганнар арасында бер-беребезгә хөрмәтле һәм ярдәмчел булырга, нәселнең гореф-гадәтләрен саклап, бердәм яшәүнең мәгънәсен, матурлыгын без алар үрнәгендә өйрәндек. Иң әһәмиятлесе, әткәй-инәкәй безне тормышның кадерен белергә өйрәттеләр.
Әткәебез безнең арада булмаса да, әйткән сүзләрен, киңәшләрен еш искә алабыз. Инәкәебезнең бәхетле хатын, ана, нәнәй, картнәнәй булуына, һәрберебезгә йөрәк җылысын өләшеп, бәхетле гомер итүенә сөенәбез.
Бүгенге көндә инәкәебез төпчек улы Рәмил һәм килене Луиза тәрбиясендә туган нигезебезнең учагын сүндермичә, бәрәкәтле, җимешле гомерен кичерә. Безгә төпле киңәшче, җаныбызны җылытучы иң изге, иң кадерле, оныклары-оныкачлары өчен иман нуры сеңдерүче илаһи зат ул.
Кадерлебез! Бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетләрең мул булсын. Безнең күңел җылыбызны тоеп, игелегебезгә куанып озак яшә. Ходай сине ныклы тазалыктан һәм күңел тынычлыгыннан аермасын.
Кадерледән-кадерлебез
безнең,
Изгеләрдән син иң изгесе.
Юбилеең белән тәбрик итеп,
Ак бәхетләр килә телисе.
Кочагыңа алып, балам диеп,
Иркәләдең безне, назладың.
Ару- талу белми эшләдең син.
Каян килгән
ул дәрт-дәрманың?
Балаларың сине котлап бүген
Озын гомер сиңа телиләр.
Синең хәер-фатыйхада яшәп,
Үтсен безнең киләсе көннәр!
Бәйрәмеңне котлап, сиңа булган чиксез ярату һәм хөрмәт белән КЫЗЛАРЫҢ-УЛЛАРЫҢ, КИЛЕННӘРЕҢ-КИЯҮЛӘРЕҢ, ОНЫКЛАРЫҢ, ОНЫКАЧЛАРЫҢ.







