16 февраль көнне Кәрим Тинчурин исемендэге татар дәүләт драма һәм комедия театрында татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада җиңүчеләрен буләкләү тантанасы узды.Олимпиада 14-17 февральдә Идел буен дәүләт физик культура,спорт һәм туризм университетында узды, анда Россиянен 28 төбәгеннән 8-11 сыйныфта укучы 187 бала
катнашты.Шулар арасында безнең Куштирәк мәктәбеннән дә егетләребез Шайдуллин Айназ һәм Сахипгареев Илдар призерлар булып , “Нэфис сүз” номинациясендә Шайдуллин Айназ Илназ улы
Гран-при иясе булды. Афарин ,диясе генә кала. Димәк,татар халкынын киләчәге, һичшиксез, якты булачак.Чөнки аны сез дәвам итәчәксез. “Әби –бабайлардан калган телебезне саклау-безнең бурычыбыз”- диләр егетләр. Әйе, безгә телне сакларга, бердәм сафка тезелеп,аны якларга да кирәк булачак.”Син кем?” – диеп сорау биргәндә, күкрәкләрне киереп, көр тавыш белән: Мин-татармын!”- дия белергә кирәк. Әйдәгез, милләтебез киләчәктә дә чәчәк атсын өчен булдыра
алганның барысын да эшлик.
Шушы укучыларны бу унышларга алып барып житкергэн укытучылары Камаева Голузэ Баян кызына зур рэхмэт эйтэсе килэ. Килэчэктэ тагын да югарырак урлэр яуларга язсын иде!
+30 °С
Облачно


















