

Кадерле, сөекле әниебез, нәнәебез
СӘЕТОВА
ТӘКМИЛӘ ШӘРИФҖАН КЫЗЫН
зур юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз!
Әни, тормышта син зур шатлыклар да, авыр кайгылар да кичердең. Үзеңдә кешеләргә игелек кылып яшәргә көч таптың. Синең яныңда һәрвакыт рәхәт, җылы, уңайлы, чөнки син тирә-юньдәгеләргә бәхет өләшәсең. Һәрвакытта да шулай көчле, актив, көр күңелле булып кал.
Барысы өчен сиңа зур рәхмәт! Әни, без сине бик яратабыз!
Син бит безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, бер дә картайма,
Иң кадерле якын кешебез.
Энҗе нурлар сибеп елмаюың
Күңелләргә бирә мең дәва.
Синдәй ихлас, киң күңелле кеше
Бармы икән тагын дөньяда!
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Нурлы булсын синең күңелең.
Сәламәт бул, ак бәхетләр белән
Гел шатлыкта үтсен һәр көнең!
Кызың Эльза, киявең Азат, оныкларың Айнур-Әлфия, Айгөл, Раил-Галя,
оныкачларың Эмилия, Риана, Арина.







