+30 °С
Облачно
ВКMAXОК
Общество
10 Февраля 2023, 08:02

Котлы булсын туган көнең!

СӘЕТОВА  ТӘКМИЛӘ ШӘРИФҖАН КЫЗЫН туган көне белән туганнары тәбрик итә

Кадерле туганыбыз, зур апабыз

СӘЕТОВА

ТӘКМИЛӘ ШӘРИФҖАН КЫЗЫН

олуг юбилее - 90 яше белән ихлас котлыйбыз!

Кадерлебез, син Аллаһы Тәгалә биргән тормыш юлыңны матур итеп үтә беләсең. 90 ел гомер гел шатлыктан гына тормады, әмма син аны көчле ихтыярлы, сокланырлык

сабырлык  үрнәге булып үткәрә белдең. Гомереңне укытучы хезмәтенә багышладың.

Хөрмәтле хезмәт ветераны буларак әле дә булса хезмәттәшләрең, укучыларың сине зур хөрмәт белән искә ала.

Тәкмилә апа, барыбызга: балаларыңа, оныкларыңа, туганнарыңа шатлык өләшеп, олы җанлы, ныклы иманлы булып яшәвең дәвамлы булсын!

Якты йөзле, тәмле сүзле,

Газизләрдән-газиз кешебез!

Мең рәхмәтләр укып сиңа,

Озын гомер, саулык телибез!

Ихтирам белән, Зариповлар, Сәетовлар гаиләләре.

Автор:Вероника Юнусова
Читайте нас