Кадерле туганыбыз, апабыз
СӘЕТОВА
ТӘКМИЛӘ ШӘРИФҖАН КЫЗЫН
олы юбилее - 90 яше белән ихлас котлыйбыз!
Син кояш нурлары ак карларны җылыткан көндә якты дөньяга килгәнсең.
Дөньяның ачысын да төчесен дә күп күрдең, сынмадың, сыгылмадың.
Барыбыз өчен сабырлык үрнәге булып торасың. Бүгенге көндә үз аякларың белән
йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат бәхетле итә. Игелекле балалар үстердең, оныклар, туруннар шатлыгы күреп яшисең. Аллаһы Тәгалә шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Укыган догаларың, теләгән
теләкләрең кабул булсын, сәламәт һәм шат яшә.
Безнең өчен мәңге кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Якты караш, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне.
Юбилейда нәрсә теләсәк тә
Алыштыра алмас саулыкны.
Аллаһы насыйп итсен имән кебек
Какшамаслык саулык-байлыкны!
Зур хөрмәт белән, туганнарың Фәния, Зөлфидә, Фәнис.
Иске Корыч.







