

Рәиф Сәлахович Авзалов - педагогик хезмәт ветераны, Иске Корыч авылының хөрмәтле аксакалы – авылда һәм районда гына түгел, аннан читтә дә абруйлы. Аның меңләгән укучылары зур Ватаныбыз киңлегендә эшләделәр һәм эшлиләр.
Ул 1934 елның 25 маенда Иске Катай авылында туа. Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Иске Корычта урта белем ала. Бер ел Иске Әҗми мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли. Аннары, язмыш кушуы буенча, берничә ел Урта Азиядә яши. Бу еллар аның киләчәк тормышы өчен мөһим була. Биредә ул авылдашы Өнсия Сәлихҗановнага өйләнә. Ленинабад шәһәрендә һөнәри-техник училищены кызыл дипломга тәмамлый, автомобиль транспорты механигы белгечлеге ала.
1958 елда гаиләсе белән туган ягына кайта. Иске Корыч урта мәктәбе директоры Б.М.Музипов эш тәкъдим итә. Бер ел машиноведение укытучысы булып эшләгәч, Октябрьский шәһәрендә берьеллык физика-математика курсларына укырга керә. Бер ел - Килкабызда, өч ел Катай мәктәбендә математика укыта.
Әмма Р.С.Авзаловны һәрвакыт техника җәлеп итә. Ул Яңа Маты совхозында бензовозда эшли башлый. 1970 елның сентябрендә Иске Корыч урта мәктәбе директоры И.В.Никандров Рәиф Сәлаховичны машиноведение укытучысы булып эшкә чакыра. Шуннан соң Р.Ф. Авзаловның хезмәт кенәгәсендә башка язмалар юк. 1994 елда, пенсиягә чыгу сәбәпле, үз теләге белән эштән китү турында гына. Һәм бүләкләүләр турында.
Рәиф Сәлахович җиң сызганып эшкә тотына. Мәктәп программасы буенча укучыларны тракторчы һөнәренә өйрәтә башлый. Кышын трактор төзелешенең теоретик өлешен, ә язын практик өлешен өйрәнәләр. Осталыгын, техникада эшләүгә мәхәббәтен ул укучыларына тапшыра. Шәхси вакыты белән исәпләшмичә, үз куллары белән уку кабинетын һәм иркен лаборатория кабинетларын, трактор детальләре һәм узелларының оригиналь макетлары булган күрсәтмә әсбаплар, бик күп плакатлар һәм махсус инструментлар белән җиһазлый, мәктәп гаражында МТЗ-50 (соңрак Т-40 та) һәм ДТ-75 тракторы тора. Иң яхшы машиноведение кабинеты өчен мактау грамоталары белән бүләкләнә. Аның дәресләренә малайлар һәм кызлар кызыксынып йөри: дәресләр фәһемле уза, укучыларның күзаллауларын киңәйтә, яраткан эшләренә иҗади караш формалаштыра. Дәресләр балалар өчен мавыктыргыч була, чөнки аларның укытучысы – тәрбияви хикәяләрне оста сөйләүче.
15-16 яшьлек үсмерләр дәрескә шатланып һәм дәртләнеп йөри. Остаз күзәтүе астында трактор ремонтлыйлар, үз куллары белән двигательне, йөреш өлешен, тагылма җайланмаларны сүтеп җыялар. Яшь тракторчылар һөнәргә беренче адымнарын ясыйлар, үзләренә бүлеп бирелгән басуда беренче буразналарын салалар. Унынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, башка имтиханнар белән бергә тракторлар буенча имтихан тапшыралар. Комиссиядә авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре була, билетларга юл йөрү кагыйдәләре, агрономия нигезләре, авыл хуҗалыгы машиналарын көйләү буенча сораулар, тәгәрмәчле һәм чылбырлы тракторларда йөреп күрсәтү була. Чыгарылыш кичәсендә урта мәктәпне тәмамлау турында аттестат белән тракторчы таныклыгы да тапшырыла. Элек укучылар күп була. Рәиф Сәлахович бер елны тракторчы таныклыгының 53 егеткә бирелүен искә ала, ягъни илгә 53 авыл хуҗалыгы белгече бирелә. Ә эшләү дәверендә меңләгән белгеч әзерли! Мәктәпне тәмамлагач, аларның кайберләре шунда ук трактор рычагы һәм руле артына утыра, сөрә, чәчә, икенчеләре механик, инженер, предприятиеләр җитәкчеләре була.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң бергә җыелып, төрле елларда укып чыккан егетләр тракторны, беренче буразналарын һәм укытучылары Рәиф Сәлаховичны искә алалар.
Үзенә һәм тирә-юньдәгеләргә карата дисциплиналылыгы, хезмәт сөючәнлек һәм таләпчәнлек үрнәге, югары һөнәрмәндлек, игелеклелек аны хезмәттәшләре, укучылар һәм ата-аналар арасында абруйлы итә. Моны, үсеп килүче буынны укытуда һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары өчен, РСФСР Мәгариф министрлыгының, мәгариф бүлеге, район хакимияте һәм мәктәп администрациясенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары исбатлый, ә 1983 елда күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Хезмәт ветераны» медаленә лаек була.
Рәиф Сәлаховичның гаилә тормышы да уңышлы. 1955 елда ул өйләнә. Тормыш иптәше Өнсия Сәлихҗановна белән бергә биш бала тәрбияләп үстерәләр, аларга белем биреп, олы тормышка аяк бастыралар. Аларның хәзер үз гаиләләре, балалары бар. Кызганычка каршы, Рәиф Сәлаховичның тормыш иптәше иртә мәрхүм була. Кече улының фаҗигале үлемен дә кичерергә туры килә. Ләкин тормыш дәвам итә. Төшенкелеккә бирелмәс өчен, ул тулысынча эшкә чума, ун башка кадәр мөгезле эре терлек, кош-корт асрый, зур бакчада яшелчә-җимеш үстерә. Бүгенгесе көндә сиксәненче елларда үз куллары белән төзегән зур яхшы йортта кече килене Альмира Тимуровна тәрбиясендә яши, ул ПНИда эшли. Өлкән яшьтә булуына карамастан, аңа 88 яшь, ишегалдында кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша, тавыклар карый. Ветеран унбер оныгы һәм унтугыз туруны уңышларына сөенеп яши. Сүз уңаеннан, аларның берсе, Гүзәл, картәтисе юлын дәвам итте, педагог-логопед һөнәрен сайлады, Уфаның бер мәктәбендә эшли.
Ветеранның хәтере искиткеч. Безнең әңгәмә вакытында ник бер санда, датада я исемдә ялгышсын! Дәрес алып баргандагы кебек: барысы да ачык, төгәл, конкрет.
Рәиф Сәлахович, без, Сезнең укучыларыгыз, Сезгә ныклы сәламәтлек һәм тормышта шатлык телибез!
Мәрьям ТИМЕРГАЛИЕВА.







