+25 °С
Облачно
Антитеррор
Все новости
Общество
5 Августа , 09:32

Гомер бәйрәмең белән!

Сәетова Рима Әсгать кызын балалары матур юбилее белән котлый

Гомер бәйрәмең белән!
Гомер бәйрәмең белән!

Кадерле әниебез, нәнәебез

Сәетова Рима Әсгать кызын

матур юбилее - 80 яше белән ихлас котлыйбыз!

Әни! Сина ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле гомер телибез. Шушы ямьле көндә сина чиксез рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Син безгә үрнәк булып яшисең. Күңелен һәрвакыт ачык, үзең бик тырышсың. Алдагы көннәреңдә яхшы кәеф, тормышыңа ямь бирүче вакыйгалар күбрәк булуын телибез, кайгы-хәсрәтләр бер дә килмәсен.

Сина рәхмәт сүзен, кадерлебез,

Белдерәбез туган көнеңдә.

Үстердең син безне, кеше итеп,

Олы рәхмәт барсы өчен дә!

“Әни!”, диеп әйтә алу - бәхет,

Син яшисең һәрчак безне дәшеп.

Безгә кылган теләкләреңне

Булса иде, әни, бәхилләтеп!

Сине яратып, кызларын,

кияүләрең, онык-оныкачларың.

Бакалы, Октябрьский, Ноябрьск.

 

 

Автор:Вероника Юнусова
Читайте нас в