Кадерле, сөйкемле әниебез, картәниебез, кодагыем
НУРМӨХӘММӘТОВА
ЗИЛӘ РӘХИМҖАН КЫЗЫН
(Учтым) зур юбилее – 80 яше белән ихлас котлыйбыз!
Әниебез – сугыш чоры баласы, аның балачагы һәм яшьлеге сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән, шул чорның барлык михнәтләрен, ятимлекне үз җилкәсендә кичергән ул. Гомере буе алны-ялны белми фермада эшләде, өйдә гаиләсе, без, балалары, турында хәстәрлек күрде. Хезмәт сөючән, игелекле, сабыр – аңа хас күркәм сыйфатларның берничәсе генә. Без газиз кешебезгә ана мәхәббәте һәм назы, игелеклелеге өчен чиксез рәхмәтле. Һәр яңа көнгә шатланып, сәламәтлектә һәм иминлектә, безнең белән бергә-бергә озак яшәргә насыйп булсын.
Мәрхәмәтле, изге җанлы әнкәй,
Бар назыңны безгә багышлап.
Яшисең син җирдә, һәрбер таңны
Бисмиллаңны әйтеп каршылап.
Рәхмәт сиңа барсы-барсы өчен,
Игелегең кайтсын үзеңә.
Насыйп булсын йөзгә кадәр яшәп
Оныкларың бәхетен күрергә!
Сине яратып, балаларың,
оныкларың, кодагыең.
Учтым, Октябрський, Шәрип.