+13 °С
Облачно
Антитеррор
Все новости
Культура и искусство
20 Января 2022, 16:25

Кандалакбаш авылында зур бәйрәм

25 декабрьне Кандалакбаш авылы халкы көтеп алды. Чөнки бу көнне анда Яңа ел бәйрәмен үткәрү билгеләнгән иде.

Кандалакбаш авылында зур бәйрәм
Кандалакбаш авылында зур бәйрәм

Авылдашлар бәйрәмгә бер ай алдан әзерлек эшләре башладылар. Һәрберсенә кулыннан килерлек жаваплы эш йөкләтелде. Бәйрәм алдыннан чыршы янына төрле әкиятләрдән персонажлар, Убырлы карчыкның өе, «Чуртан әмере буенча» әкиятеннән мич килеп утырды. Авыл өе итеп ясалган почмакта салам тутырып эшләнгән курчак әби йон эрләп, ә бабай пима төпләп утыралар. Ә яңа елның кадерле кунаклары – оста куллы авылдашыбыз Даянов Тәлгать фанерадан кисеп ясаган Кыш бабай, Кар кызы һәм яңа ел символы Юлбарыс түрдән урын алдылар. Озын итеп урамга сузылган өстәлләр аллы-гөлле ашъяулыклар белән капланды. Алар өстенә парларын чыгарып, җырлый-җырлый самавырлар менеп утырды. Алар янына авылдашлар алып кайткан тәмлекәчләр куелды. Әз генә читтәрәк мангалларда пешерелгән шашлыкның хуш исе борыннарны кытыклап бөтен урамга таралды. Моңа кадәр тып-тын гына утырган авыл шау-гөр килде.
Чит җирләргә таралышкан авылдашларыбыз бәйрәмгә, көн суык булуга карамастан, карнавал киемнәре киеп кайтып, үз рольләренә кереп, авылдашларның күңелләрен күреп йөрделәр.
Бәйрәм театрлаштырылган тамаша белән үрелеп, концерт номерлары белән тулыландырылды. Һәр чыгыш дәррәү алкышлар белән озатылды. Тамашада нинди генә әкият персонажы юк! Убырлы карчык та үзенең өеннән сикереп чыгып биюен башкарды, әбисе белән балыкчы да зур шамбы балыгы белән тамашачыларның игътибарын үзләренә җәлеп итте. Ә чагу бизәлгән кыңгыраулы атта килеп житкән Кыш бабай белән Карсылу үзләре генә ни тора! Бу рольләрне башкарган Сөләйманов Илмир белән Низаметдинова Гөлүсәләрнең тамашачыларны бәйрәм белән котлап җырлаулары бик күпләрнең күңелләренә хуш килде.
Кыш бабай чакырылган кунакларга истәлекле бүләкләр таратты. Ул үзе белән Кандалакбаш балаларының Кыш бабайга язган хатын да алып килгән иде. Балалар ул хатта авылның көннән-көн бетүгә таба баруы турында борчылып хәбәр иткәннәр. Алар Кыш бабайдан авылга газ керсә, яңа өйләр салыныр иде, авыл зураер, матураныр иде дигән өметтә булулары турында теләкләрен белдергәннәр.
Тамашаның ахырында «Африка илләреннән» кайткан Кыш бабай, Карсылу һәм аларның ярдәмчеләре килеп керде. Алар да буш кул белән килмәгәннәр - балаларга, өлкәннәргә үз якларында гына үсә торган жимешләрне тараттылар.
Тамашаны төрле кызыклы уеннар алыштырды. Олысы да, кечесе дә аларда бик теләп катнаштылар. Җиңүчеләр берсе дә бүләксез китмәде. Музыка авыл өстендә яңгырап, күңелләргә дәрт өстәп торды. Татарча биюләр заманча биюләр белән алышынды. Бәйрәм Яңа ел салюты белән тәмамланды.
Бәйрәмне барлык оештыручыларга, үз өлешләрен керткән барлык авылдашларга, килгән кунакларга чын күңелдән рәхмәт. Шуны да өстәп әйтәсе килә: әгәр зур оркестр белән идарә иткән дирижер кебек Саттарова Зирә Насыйховна авылдашларыбызны оештырмаса, мондый бәйрәмнең кайсыдыр җире, барыбер, китек сыман булыр иде. Ул оештырган күргәзмәләрнең югары дәрәҗәдә булуы ямь өстенә ямь өстәде.
Шаулап-гөрләп үткән күңелле тантана күңелләрдә якты, тылсымлы эз калдырды.

Зәһинә ГАБСАЛИХОВА.
Тактагул авылы.

Автор:Лилия Каменева   
Читайте нас: