+3 °С
Облачно
80 лет ПобедыАнтитеррор
Все новости
Конкурсы
12 Марта , 18:01

Конкурс красоты «Ты уникальная»

«Кряшен чибяре»-2024 финалисты Лиана Маркова Бөтенроссия матурлык конкурсында катнашты.

Конкурс красоты «Ты уникальная»
Конкурс красоты «Ты уникальная»

2 мартта Уфада Бөтенроссия «Ты Уникальная» матурлык конкурсының регион этабы узды. Анда Башкортстанның Бакалы районыннан керәшен кызы Лиана Маркова да катнашты.

Әлеге конкурс 2 этапта уздырыла: регион һәм Бөтенроссия этабы. Уфада булган регион этабында берсеннән-берсе чибәррәк кызлар катнашкан. Алар башта кастинг узганнар. Әзерлек этаплары 4 атна дәвам иткән. Чибәрләр сәхнәдә үз-үзеңне тоту серләренә, дефиле, сүз осталыгына, биергә өйрәнгәннәр. Конкурс катнашу өчен кирәкле мастер-класслар да уздырылган.

Лиана Маркова Уфада яши. «Балалар һәм диетик туклану үзәге» муниципаль автономлы учреждениедә эшли. Лиананың «Ты Уникальная» матурлык конкурсында беренче катнашуы. Ул кастингны узып, регион этабында уңышлы чыгыш ясап, 18-35 яшьлек 13 кыз арасыннан 3нче урынны яулаган.

«Җиңмәгәч, башта бераз кәефем төште. Ләкин әти-әниемнең, апамның янымда көч биреп торуы ярдәм итте. Жюри членнарыннан берсе миңа үзенең «глянцевый» журналында минем турында язма (интервью) әзерләү мөмкинлеге бүләк итте.

Әлеге конкурстан үзгәреп, гел икенче Лиана булып чыктым: үземне көчлерәк, кыюрак хис иттем, үз-үземә ышанычым артты. Бик күп кешеләр белән таныштым. Хәзер инде берникадәр тәҗрибәм бар, Алла бирса, киләсе елларда да үз көчемне сынап карарга телим», — дип язды Лиана.

ТУГАНАЙЛАР – газета кряшен

Конкурс красоты «Ты уникальная»
Конкурс красоты «Ты уникальная»
Конкурс красоты «Ты уникальная»
Конкурс красоты «Ты уникальная»
Конкурс красоты «Ты уникальная»
Конкурс красоты «Ты уникальная»
Автор:Лилия Каменева   
Читайте нас: